Татарстан Республикасы дәүләт архивы, туплау чыганагы булган оешмалар өчен методик һәм гамәли ярдәм итү максатыннан, укыту семинарларын дәвам итә.
2021 елның 17 мартында Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре Т.М. Платонова һәм Г.Х. Мөхәммәтҗанова, оешма архивына методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан, Казан шәһәренең Идел буе районы прокуратурасында булдылар.
2021 елның 11 мартында Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеген баш архивчылары Т.М. Платонова һәм Т.М. Кондратова “Главтатдортранс” оешмасына бардылар.
10 март ‒ Архивлар көнендә «Ирләр&хатын-кызлар» интеллектуаль-спорт уены узды, анда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре катнашты.
2021 елның 2 мартында ТР Дәүләт архивы Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Платонова Т.М. һәм Әхмәтҗанова Д.Р. яңа оешма-чыганакта – Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә эшлекле очрашу үткәрделәр.
2021 елның 1 мартында ТР Дәүләт архивы Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Платонова Т.М. һәм Федотова Г. Г. яңа оешмага – Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә эшлекле очрашу үткәрделәр.
2021 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Татарстан Республикасы архив фондын булдыру бүлеге, документларның кыйммәтен билгеләү һәм тәртипкә салу бүлеге белгечләре тарафыннан архив эше мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде. Чара яңа оешмалар ‒ комплектлау чыганакларына методик ярдәм күрсәтү кысаларында узды.
Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты, дәүләт архивы һәм муниципаль архивлар тарафыннан 2019 елдан алып бүгенге көнгә кадәр республика муниципаль архивларының туплау чыганагы булган авыл җирлекләре, мәгариф оешмаларында архив өчен җаваплы булган хезмәткәрләргә укыту семинарлары дәвам ителә.
Татарстан Республикасының дәүләт архивы, чыганак булган оешмаларга методик һәм гамәли ярдәм итү максатыннан, укыту семинарлары циклын дәвам итә.
2021 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре Т.М. Платонова, Г.Х. Мөхәммәтҗанова, оешмада архив эшен оештыру максатыннан, Татарстан Республикасының Федераль суд пристав хезмәте идарәсенә бардылар. Биредә идарәнең документлар белән тәэмин итү өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Алар арасында җитәкче Л.М. Андреева, аның урынбасары А.Р. Мөбарәкшина һәм 3 разрядлы өлкән белгеч Ю.Д. Хәкимова бар иде.