2021 елның 1 мартында ТР Дәүләт архивы Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Платонова Т.М. һәм Федотова Г. Г. яңа оешмага – Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә эшлекле очрашу үткәрделәр.
Документлар белән эшләүне оештыруда махсус китапханә директоры урынбасары А. А.Манцуровага, методик бүлек мөдире Г. Т.Закировага, документларны комплектлау, эшкәртү һәм каталоглар оештыру бүлеге мөдире Л. З. Хасаншинага һәм стационар булмаган хезмәт күрсәтү һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире М. Р. Әхмәтҗановага методик һәм практик ярдәм күрсәтелде.
Дәүләт архивы белгечләре тарафыннан локаль норматив документларны формалаштыру һәм рәсмиләштерү – эшләр номенклатурасын, эш башкару буенча инструкцияләр, архив һәм эксперт комиссиясе турында нигезләмәләр төзү мәсьәләләре каралды. Архив эшен дөрес оештыру өчен кирәкле документларны саклау шартлары буенча тәкъдимнәр әйтелде, 1965 елдан алып шәхси состав буенча даими саклау документларының күләменә һәм кыйммәтенә алдан бәя бирелде. Күтәрелгән темалар буенча фикер алышу барышында махсус китапханә хезмәткәрләреннән документларны саклау вакыты, эшләрне дөрес итеп рәсмиләштерү буенча сораулар бирелде.