Туплау чыганагы булган Татарстан Республикасының Федераль суд пристав хезмәте идарәсе белән алып барылган эш

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

2021 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре Т.М. Платонова, Г.Х. Мөхәммәтҗанова, оешмада архив эшен оештыру максатыннан, Татарстан Республикасының Федераль суд пристав хезмәте идарәсенә бардылар. Биредә идарәнең документлар белән тәэмин итү өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Алар арасында җитәкче Л.М. Андреева, аның урынбасары А.Р. Мөбарәкшина һәм 3 разрядлы өлкән белгеч Ю.Д. Хәкимова бар иде.

Семинар барышында архив эше өлкәсендә законнар базасы, эксперт комиссиясенең беркетмәсен төзүгә кагылышлы методик киңәшләр, архив өчен җаваплы хезмәткәрне билгеләү боерыгы һәм архив нигезләмәсен раслау турындагы мәсьәләләр каралды.

Ахырдан шәхси состав документларының тасвирлама исемлеген төзү, архивтагы эшләрне рәсмиләштерү һәм туплауга куелган таләпләр буенча сорауларга ачыклык кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International