Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты, дәүләт архивы һәм муниципаль архивлар тарафыннан 2019 елдан алып бүгенге көнгә кадәр республика муниципаль архивларының туплау чыганагы булган авыл җирлекләре, мәгариф оешмаларында архив өчен җаваплы булган хезмәткәрләргә укыту семинарлары дәвам ителә.
Республиканың берәр муниципаль районында һәр атнаның бер көнендә укыту семинарлары үткәрелә. Аларда оешма архивының эшен оештыру, документларның кыйммәтен ачыклау һәм тәртипкә салу, аларны гамәлдән чыгару, дәүләт һәм муниципаль архивның чыганаклар исемлегенә кертү тәртибе буенча мәсьәләләр карала.
2021 елның 18 февралендә Аксубай муниципаль районының Башкарма комитетында архив эше буенча семинар оештырылды. Әлеге юнәлеш буенча авыл җирлеге, хастаханә, авыл хуҗалыгы оешма хезмәткәрләре белем күнекмәләре алдылар.
Икенче мәйданчык Аксубай муниципаль районының “В.Г. Тимерасов исемендәге 1 номерлы Аксубай гомуми урта белем бирү мәктәбендә” үткәрелде.
Семинарда районның мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә һәм профессиональ белем бирү оешмалары катнаштылар.
Аларның гомуми саны 60 кешене тәшкил итте.
Проектны тормышка ашыру вакыт аралыгында республиканың 2618 мәгариф оешмасы катнашты.