ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның июнь аенда Татарстан Республикасы дәүләт архивы хезмәткәрләре туплау чыганагы булган оешмаларда булдылар. Болардан тыш яңа туплау чыганагы булган оешмаларга архив эше буенча семинарлар циклы дәвам ителде.


20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 19 май көнне Татарстан  Республикасы дәүләт архивының  Архив фондын формалаштыру бүлеге  баш архивчылары Т.М. Платонова  һәм Д.Р. Әхмәтҗанова Татарстан  Республикасы Архив фондының  туплау чыганагы булган “Казан  дәүләт медицина университеты”  оешмасында булдылар.


16
май, 2021 ел
якшәмбе

2021 елның 15 маенда Казан  шәһәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында шәҗәрә фестиваленең республика этабы узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов тапшырды. Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев булды.


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген «Россия – минем тарих» мультимедиа тарихи паркында «Җиңүгә юл: тарихка кергән язмышлар» күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Социалистик хезмәт герое, тыл хезмәтчәне Николай Фролов чыгыш ясады.

Тыл ветераннары, Бөек Ватан сугышы вакытында катнашкан предприятие җитәкчеләре өчен концерт программасы һәм экскурсия оештырылды. Күргәзмәгә килүчеләр 26 залда тәкъдим ителгән документларның күчермәләре, фоторәсемнәр, видеоматериаллар белән 28 апрельдән 9 майга кадәр таныша алачак.

Күргәзмәнең аерым бер өлеше «Республиканы хәрби шартларга яраклаштыру» һәм «Оборона чикләрен төзү» документларына бирелде.

Сугыш елларында дошманнарга каршы торырлык мобиль хәрби икътисад булдыру буенча киң программа эшләнде.

Керү зонасында хәрби госпиталь инсталляциясе урнаштырылган, анда мәктәп укучылары өчен «Стенгазета яса», «Солдатка хат яз» мастер-класслар үткәрү зонасы бар.


22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлегендәге баш архивчылар С.А. Танышева, Т.М. Кондратова, оешмада архив эшен алып баруга бәйле сорауларга методик һәм гамәли ачыклык кертү максатыннан, “Казан эндокринологик диспансер”ендә булдылар.


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Республикабызның архив фондын вакытында һәм сыйфатлы тулыландыру максатыннан, Татарстан Республикасы дәүләт архивы хезмәткәрләре туплау чыганагы булган оешмалар белән актив хезмәттәшлек итәләр. 2021 елның 29 мартында Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары Т.М. Платонова һәм Г.Г. Федотова планлы рәвештә “Казан Кремль” музей тыюлыгында булдылар.

1 апрельдән Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йортында «Без срока давности» дигән күчмә күргәзмә эшли башлады. Анда Бөек Ватан сугышы елларында тыныч тормышта яшәүчеләрнең фаҗигасен чагылдырган һәм оккупацияләнгән территориядә нацистларның җинаять гамәлләрен раслаучы уникаль документлар тәкъдим ителде. Күргәзмәнең максаты ‒ совет халкының сугыш елларындагы батырлыгы турында тарихи дөреслекне һәм хәтерне саклау. Архив фотолары һәм документларының күчермәләре безнең ил өчен һәм аерым алганда һәр кеше өчен фаҗигале булган вакыйгалар турында сөйли. Күргәзмәнең һәр стендындагы рәсемнәр аерым регионга багышланган. Сәламләү сүзе белән Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Васильевич Косарев чыгыш ясады.


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 29 мартында Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлегендәге баш архивчылар Т.М. Кондратова һәм Т.М. Платонова “Авиация сәнәгатендә хезмәт куючы Татарстан Республикасының Россия профсоюз оешмасы”нда булдылар.


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 25 мартында Архив  фондын формалаштыру бүлегенең  баш архивисты Т.М. Платонова һәм  оештыру-методик бүлек җитәкчесе  О.Н. Шафигуллина Татарстан Республикасы  дәүләт архивының туплау чыганакларына  планлы укыту семинары уздырдылар. Чара оешмада номенклатура эшен  төзү үзенчәлекләренә багышланган  иде.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы «2016-2023 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» карарын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Коммерциячел булмаган оешманың һәм халык хакимияте органы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» һәм «Коммерциячел оешманың – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» конкурсларын игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International