ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 11 февралендә Татарстан  Республикасы дәүләт архивының  Архив фондын туплау бүлеге  хезмәткәрләре яңа туплау чыганагы  булган оешмаларга “Бүгенге көн  архивы” эше буенча методик  ярдәм итү буларак укыту семинары үткәрделәр.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы коллективы «Россия чаңгы юлы-2021» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Җитәкчебез Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызы җитәкчеләр ярышында 1 урынны яулады.


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре Т.М. Кондратова белән Т.М. Платонова “Татарстан Республикасының совет яшьләре оешма”сында булдылар. Биредә архив һәм эш башкару өчен җаваплы булган хезмәткәр Г.Ш. Хисаметдинова, баш бухгалтер С.В. Федоровага архив документлары буенча эшне оештыруга бәйле методик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде.


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Архив документлары нигезендә тарих белән кызыксынуны арттыру, архив документларын популярлаштыру, шулай ук алар белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт архивы «Архивные фонды – науке и краеведению» «Фән һәм туган як тарихын өйрәнүдә архив фондлары» дип аталган документаль басмалар конкурсы уздыра.


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 4 февралендә Татарстан  Республикасының архив эше буенча  дәүләт комитеты, дәүләт архивы, Чирмешән муниципаль районының  Башкарма комитеты ярдәме белән, архив эше буенча методик семинар үткәрде.


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре С.А. Танышева, Г.Г. Федотова Татарстан Республикасының “Элита” оешмасында булдылар.

Аларга Россия архивының 2019 елның 20 декабрендә 236 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт органнары, җирле үзидарә һәм оешмаларының эшчәнлеге барышында барлыкка килгән, документларның саклау вакыты күрсәтелгән, шулай ук татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшчәнлеге нигезендә барлыкка килгән исемлекләренә таянып, документларның номенклатурасын төзү буенча методик ярдәм күрсәтелде.

Шулай ук идарә һәм шәхси состав документларының тасвирлама исемлеген төзүгә бәйле сораулар каралды. Кабул ителгән кагыйдәләргә нигезләнеп, саклау вакыты чыккан документларны гамәлдән чыгаруга бәйле киңәшләр дә бирелде. Болардан тыш документларны дөрес итеп тегү буенча гамәли күнекмә үткәрелде.

2021 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре Т.М. Кондратова һәм Т.М. Платонова “Казан дәүләт архитектура-төзелеш университет”ында булдылар.

Фәнни-техник китапханә җитәкчесе Ф.Н. Лерасова һәм аның урынбасары Л.З. Садыйкова, эшне башкару буенча җаваплы Р.Р. Харитонова, Э.М. Рәсүлевага, шулай ук оешма архивы өчен җаваплы вәкилләргә фәнни-техник һәм эш барышындагы документлар белән дөрес итеп эшләүне оештыру буенча методик ярдәм күрсәтелде.

1986-2010 еллар аралыгындагы фәнни-техник документларның кыйммәте һәм күләме бәяләнелде.  Документларга фәнни-белешмә аппараты төзү, оешма һәм предприятияләрдә фәнни-техник документлар белән эшләүнең төп кагыйдәләре нигезендә әлеге документларны саклауга кую буенча хәзерлегенә бәйле сорауларга ачыклык кертелде.

Шулай ук ОПиИР җитәкчесе урынбасары К.В. Сапуновага 2014-2020 еллардагы патент документлары буенча эшне оештыруга бәйле гамәли ярдәм күрсәтелде.


28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 28 гыйнваренда Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты, дәүләт архивы, Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты белән берлектә, архив эше буенча семинар уздырдылар. Анда Чистай районының авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсе оешмаларыннан барлыгы 80 вәкил катнашты.

2021 елның 26 гыйнваренда архив эшен оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт архивы хезмәткәрләре Т.М. Платонова, Т.М. Кондратова Татарстан Республикасы дәүләт унитар оешмасы “Татлизинг”та семинар үткәрделәр. Анда генераль директор ярдәмчесе А.И. Гататуллин, әйдәп баручы бухгалтер Л.С. Сафина, әйдәп баручы юрист-киңәшче А.Е. Лебедева, сметалар буенча инженер А.Н. Дилина катнаштылар.


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 21 гыйнваренда Татарстан  Республикасының архив эше буенча  дәүләт комитеты һәм дәүләт архивы белән берлектә Югары Ослан муниципаль районында “Оешма архивы” дигән тема буенча чираттагы семинар үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International