Татарстан Республикасы Дәүләт архивының яңа комплектлау чыганагы - Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге белән эш алып баруы

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 2 мартында ТР Дәүләт архивы Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Платонова Т.М. һәм Әхмәтҗанова Д.Р. яңа оешма-чыганакта – Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә эшлекле очрашу үткәрделәр.

Документлар белән эшләүне оештыруда гомуми бүлек җитәкчесе Р.Р.Гарәфетдиновага, эш башкаручы З.Р. Рәхимовага, белгеч А.Р.Гатауллинага, кадрлар бүлеге башлыгы Р.Ф. Гайфетдиновага, персонал буенча белгеч Н.В. Фадеевага методик һәм практик ярдәм күрсәтелде.

Чара барышында архив эшен оештыру, архив документларын саклауга таләпләр, эшләр номенклатурасын эшләү, даими саклау һәм шәхси состав документларын, 2005 елдан алып 2017 елга кадәр эштән азат ителгән хезмәткәрләрнең шәхси эшләрен тәртипкә салу мәсьәләләре каралды. Документларны төпләү буенча практик укулар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International