Татарстан Республикасы дәүләт архивының яңа туплау чыганагы булган “Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгындагы Татарстан юл-транспорт комплексының эчтәлек һәм үсеш буенча баш идарәсе” (“Главтатдортранс”) белән алып барылган эше

2021 елның 16 марты, сишәмбе

2021 елның 11 мартында Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын  формалаштыру бүлеген баш архивчылары Т.М. Платонова һәм Т.М. Кондратова “Главтатдортранс” оешмасына бардылар. Төзелеш һәм капиталь төзекләндерү идарәсе җитәкчесе Р.З. Мөҗипов, оештыру бүлеге җитәкчесе А.Р. Акимов һәм әйдап баручы белгеч Л.Т. Миннехановаларга фәнни-техник документларны оештыру эшендә методик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде.

Әлеге төр документларга кыйммәтен ачыклаучы экспертиза ясау, аларны сайлап алу критерийлары һәм принциплары, проектлар исемлеген төзү методикасы буенча мәсьәләләр каралды.

2001-2015 еллар аралыгындагы күләмгә һәм фәнни-техник документларга якынча бәяләү уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International