10 март ‒ Архивлар көнендә «Ирләр&хатын-кызлар» интеллектуаль-спорт уены узды, анда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре катнашты.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары күңелле һәм тату ярышты.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Закариевна Габдрахманова катнашучыларны һәм җанатарларны сәламләде, һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм бүгенге уендагы кебек бердәм, тату булып калуларын теләде.