2021 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Татарстан Республикасы архив фондын булдыру бүлеге, документларның кыйммәтен билгеләү һәм тәртипкә салу бүлеге белгечләре тарафыннан архив эше мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде. Чара яңа оешмалар ‒ комплектлау чыганакларына методик ярдәм күрсәтү кысаларында узды.
Семинарда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәгенең һәм Казан авиация технологияләре фәнни-тикшеренү институтының архив һәм эш башкару өчен җаваплы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.
Чара барышында оешмаларда архивны формалаштыру тәртибе, архив эше өлкәсендә законнар базасы, архивның төп норматив документларын рәсмиләштерү, документларның кыйммәтен билгеләү һәм тәртипкә салу мәсьәләләре җентекләп яктыртылды. Шулай ук дәүләт архивы белгечләре саклау вакыты чыккан документларны юкка чыгару буенча тәкъдимнәр бирде. Семинарда Татарстан Республикасының архив тармагын заманча үстерү перспективаларына һәм ЕАИС системасын алга таба оешмалар архивы эшенә кертүгә аерым игътибар бирелде. Докладчылар әзерләгән чыгышлар слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды.
Эш атмосферасы семинарда катнашучыларга тәҗрибә уртаклашырга һәм архив эше өлкәсендә яңа белемнәр алырга гына түгел, ә гамәли күнекмәләр үзләштерергә дә мөмкинлек бирде. Чара ахырында документларны әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде һәм архив буйлап күзәтү экскурсиясе оештырылды.