Татарстан Республикасы дәүләт архивы, туплау чыганагы булган оешмалар өчен методик һәм гамәли ярдәм итү максатыннан, укыту семинарларын дәвам итә.
2021 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру, документларның кыйммәтен ачыклау һәм тәртипкә салу бүлекләре архив эше буенча семинар үткәрделәр.
Семинарларда физкультура, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт академиясе, урмандагы пожарга бәйле үзәк, яшьләр үзәге, “Идел” яшьләр үзәге, Казан шәһәренең 16 һәм 7 номерлы дәүләт клиник хастаханәләре, шулай ук 11 номерлы дәүләт хастаханәсе катнаштылар.
Семинар барышында оешмада архивны формалаштыру тәртибе, документларның кыйммәтен ачыклау һәм тәртипкә салу, номенклатура төзүгә бәйле мәсьәләләр каралды. Болардан тыш, тыңлаучылар архив эше өлкәсенә кагылышлы законнар базасы белән таныштылар, шулай ук архив положение эшкәртмәсе, экспертлар комиссиясе һәм эш башкару инструкциясе буенча методик киңәшләр алдылар.
Семинарда даими сакланышта булган һәм шәхси состав документларына тасвирлама исемлек төзү сорауларына да игътибар ителде.
Ахырдан архив хезмәткәрләре тарафыннан архивта документларны саклау урыны буенча экскурсия үткәрелде.