Татарстан Республикасы дәүләт архивының туплау чыганагы булган оешмалар өчен архив эше буенча уздырылган укыту семинары

2021 елның 19 феврале, җомга

Татарстан Республикасының дәүләт архивы, чыганак булган оешмаларга методик һәм гамәли ярдәм итү максатыннан, укыту семинарлары циклын дәвам итә.

2021 елның 18 февралендә Татарстан Республикасының Архив фондын формалаштыру һәм документларның кыйммәтен ачыклау, тәртипкә салу бүлек хезмәткәрләре архив эше буенча семинар үткәрделәр.

Биредә В.П. Лушников исемендәге нефть һәм химия көллияте, Казанның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, “ТАТМЕДИА” акционерлык оешмасы, “Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды”, Казан шәһәре Вахит районының прокуратурасы, “Татарстан Республикасының дәүләт алкоголь инспекциясе” оешмалары катнашты.

Семинар барышында оешма архивын формалаштыру тәртибе, документларның кыйммәтен ачыклау, тәртипкә салу, аларның номенклатурасын төзүгә бәйле сораулар каралды. Шулай ук архив эше өлкәсендәге законнар базасы каралды. Болардан тыш экспертлар комиссиясе беркетмәсен төзү, архив өчен җаваплы хезмәткәрне билгеләү боерыгы һәм архив нигезләмәсен раслау буенча методик тәкъдимнәр бирелде.

Семинарда чыганак булган оешмалардагы документларны ведомоство архивына тапшыруга бәйле сорауларга да игътибар ителде. Болардан тыш тыңлаучыларга даими сакланышта булган һәм шәхси состав документларының тасвирлама исемлеген төзү тәртибе, архивта эшләрне рәсмиләштерү һәм формалаштыруга карата булган таләпләр җиткерелде.

Лекциядән тыш тыңлаучыларга документларны дөрес итеп тегү буенча гамәли күнекмә күрсәтелде.

Семинар ахырында архив хезмәткәрләре тыңлаучыларга документларны саклау урыны буенча экскурсия үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International