2021 елның 29 мартында Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлегендәге баш архивчылар Т.М. Кондратова һәм Т.М. Платонова “Авиация сәнәгатендә хезмәт куючы Татарстан Республикасының Россия профсоюз оешмасы”нда булдылар.
Оешмада архив эше һәм эш башкару өчен җаваплы рәис урынбасары В.Е. Ягин, баш хисапчы Ю.А. Майорова һәм бу эш өчен җаваплы хезмәткәрләргә документлар белән эшне оештыру буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде.
Даими сакланышта булган 2011-2019 еллардагы һәм 2009-2019 еллар аралыгындагы шәхси состав документларының кыйммәтен ачыклау эше уздырылды. Аларга Россия архивының 2019 елның 20 декабрендә 236 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт органнары, җирле үзидарә һәм оешмаларының эшчәнлеге барышында барлыкка килгән, документларның саклау вакыты күрсәтелгән исемлегенә таянып, 2021 елдагы документларның номенклатурасын төзү буенча консультация уздырылды. Эксперт комиссиясе һәм архив Нигезләмәләрен төзү буенча методик тәкъдимнәр бирелде.