Республикабызның архив фондын вакытында һәм сыйфатлы тулыландыру максатыннан, Татарстан Республикасы дәүләт архивы хезмәткәрләре туплау чыганагы булган оешмалар белән актив хезмәттәшлек итәләр. 2021 елның 29 мартында Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары Т.М. Платонова һәм Г.Г. Федотова планлы рәвештә “Казан Кремль” музей тыюлыгында булдылар.
Документлар белән эшне оештыру буенча архив өчен җаваплы, фәнни-методик эш бүлеген әйдәп баручы белгеч З.И. Хәйретдинова, баш хисапчы А.И. Бәдретдинова, исәп һәм финанс бүлегенең баш белгече Н.В. Гаврилова, юридик бүлекнең баш белгече Д.В. Басковка методик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде.
Дәүләт архивы белгечләре бу оешманың төп исәп документларын карадылар. Боларга фонд бите, тасвирлама исемлегенең реестры, эшләрне кабул итү һәм чыгып китүне исәпкә алучы китап керә. Шулай ук оешманың эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килүче даими һәм вакытлыча саклауда булган документларга кыйммәтен билгеләү эше уздырылды, документларны тәртипкә салу, номенклатура эшләрен эшкәртү буенча тулы киңәшләр бирелде. Әңгәмә барышында музей-тыюлык хезмәткәрләре тарафыннан документларны саклау вакыты һәм аларның саклау вакыты чыкканнарын юк итүгә кагылышлы кызыклы сораулар яңгырады.