Татарстан Республикасы дәүләт архивының бурычлы туплау оешмасына керүче “Казан эндокринологик диспансер”е белән алып барылган эше

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлегендәге баш архивчылар С.А. Танышева, Т.М. Кондратова, оешмада архив эшен алып баруга бәйле сорауларга методик һәм гамәли ачыклык кертү максатыннан, “Казан эндокринологик диспансер”ендә булдылар. Чарада баш врачның икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф. Вәлиәхмәтова, баш хисапчы А.Ф. Хәйдәрова, оештыру-методик бүлек җитәкчесе Г.Ф. Беляева, эшче кадрлар буенча белгеч А.А. Вәлиева, хисапчы И.А. Пивоварова, архив өчен җаваплы Л.Р. Вәлиева катнаштылар.

Очрашу барышында дәүләт архивы хезмәткәрләре тарафыннан документларның кыйммәтен билгеләү, даими сакланышта, шәхси составка караганнарын тәртипкә салу, шулай ук идарәи һәм шәхси состав документларының тасвирлама исемлеген төзү буенча киңәшләр бирелде. Норматив таләпләргә бәйле саклау вакыты гамәлдән чыккан документларны юкка чыгаруның тәртибе аңлатылды. Эшләрне дөрес итеп тутыруга аерым игътибар бирелде. Чара азагында документларны дөрес итеп тегү буенча гамәли күнекмә үткәрелде һәм архив эшчәнлегенә бәйле башка төр сорауларга җавап бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International