2021 елның 19 май көнне Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Т.М. Платонова һәм Д.Р. Әхмәтҗанова Татарстан Республикасы Архив фондының туплау чыганагы булган “Казан дәүләт медицина университеты” оешмасында булдылар.
Архив эше һәм эшне башкару документлары белән эшне оештыру буенча Г.Р. Габдриевага методик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде.
Чара барышында шәхси состав һәм даими сакланышта булган эшләрнең тасвирлама исемлеген төзү, документларны тәртипкә салу, аларның кыйммәтен ачыклауны уздыру тәртибе буенча мәсьәләләр каралды. Оешма архивында эшләрне формалаштыру һәм рәсмиләштерүгә бәйле таләпләр аңлатылды. Даими саклауда булган документларны Татарстан Республикасы дәүләт архивына тапшыруга бәйле сорауларга аеруча игътибар бирелде.