2021 елның июнь аенда Татарстан Республикасы дәүләт архивы хезмәткәрләре туплау чыганагы булган оешмаларда булдылар. Болардан тыш яңа туплау чыганагы булган оешмаларга архив эше буенча семинарлар циклы дәвам ителде.
2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Т.М. Кондратова һәм Т.М. Платонова Татарстан Республикасының профсоюз федерациясендә булдылар. Хокук һәм кадрлар эше буенча җитәкче урынбасары А.Р. Баһаветдинова тарафыннан даими сакланышта булган, шәхси состав һәм шәхси эш документларын тәртипкә салуга юнәлдерелгән сорауларга ачыклык кертелде. Шулай ук саклау вакыты чыккан документларны юкка чыгару буенча методик киңәшләр бирелде.
Фәнни-техник документлаштыруга бәйле оешмаларга аеруча да игътибар бирелә. 2021 елның 10 июнендә баш архивчылар Т.М. Кондратова һәм Т.М. Платонова планлы рәвештә Казан дәүләт аграр университетында булдылар. Эш башкару буенча җаваплы хезмәткәр Н.Н. Мәрданова белән берлектә 2005-2017 еллар аралыгындагы фәнни-техник документларның күләме һәм кыйммәтенә бәя бирелде. Оешма һәм предприятияләрдә фәнни-техник документлар белән эшләүнең кагыйдә нигезләмәсенә бәйле рәвештә, документларга фәнни-белешмә аппаратын төзү, аларны сакланышка кую мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы дәүләт архивы, яңа туплау чыганагы булган оешмаларга методик ярдәм күрсәтү максатыннан, “Замандаш архив” буенча семинар укуларын дәвам итте.
2021 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Архив эшен формалаштыру һәм документларны тәртипкә салу, кыйммәтен билгеләү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт архивының туплау чыганагы исемлегенә кергән халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә укыту семинары үткәрделәр.
Семинарда оешма архивын оештыру, документларны саклау буенча норматив шартлар белән тәэмин итү, оешмадагы эшләрнең номенклатурасын тутыру кагыйдәләре, документларның кыйммәтен билгеләүне үткәрү тәртибе һәм шәхси состав, даими саклауда булган документларның тасвирлама исемлеген төзү темалары каралды. Документларны дөрес итеп тегү һәм тәртипкә салу буенча гамәли күнекмә күрсәтелде. Шулай ук семинарда ЕАИС системасында эшләү турында сөйләнелде.