«Җиңүгә юл: тарихка кергән язмышлар» күргәзмәсе

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Бүген «Россия – минем тарих» мультимедиа тарихи паркында «Җиңүгә юл: тарихка кергән язмышлар» күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Социалистик хезмәт герое, тыл хезмәтчәне Николай Фролов чыгыш ясады.

Тыл ветераннары, Бөек Ватан сугышы вакытында катнашкан предприятие җитәкчеләре өчен концерт программасы һәм экскурсия оештырылды. Күргәзмәгә килүчеләр 26 залда тәкъдим ителгән документларның күчермәләре, фоторәсемнәр, видеоматериаллар белән 28 апрельдән 9 майга кадәр таныша алачак.

Күргәзмәнең аерым бер өлеше «Республиканы хәрби шартларга яраклаштыру» һәм «Оборона чикләрен төзү» документларына бирелде.

Сугыш елларында дошманнарга каршы торырлык мобиль хәрби икътисад булдыру буенча киң программа эшләнде.

Керү зонасында хәрби госпиталь инсталляциясе урнаштырылган, анда мәктәп укучылары өчен «Стенгазета яса», «Солдатка хат яз» мастер-класслар үткәрү зонасы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International