Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын туплау чыганакларына “Оешманың номенклатура эше” буенча үткәрелгән укыту семинары

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

2021 елның 25 мартында Архив  фондын формалаштыру бүлегенең  баш архивисты Т.М. Платонова һәм  оештыру-методик бүлек җитәкчесе  О.Н. Шафигуллина Татарстан Республикасы  дәүләт архивының туплау чыганакларына  планлы укыту семинары уздырдылар. Чара оешмада номенклатура эшен  төзү үзенчәлекләренә багышланган  иде.

Семинарда “Казан дәүләт сәнгать институт”ы, “Татарстан Республикасының Югары мәхкәмә”се, “Казан театр училище”се, “Спорт һәм социаль проектлар дирекция”се, “Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгының республика ресурс үзәг”е, “Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгының республика клиник хастаханә”се оешмаларыннан архив һәм эш башкару буенча җаваплы кешеләр катнашты.

Семинарда катнашучылар номенклатура эшләрен төзүдә кулланыла торган норматив базадагы соңгы үзгәрешләр, документларның төзелеше һәм төрләре, локаль норматив актларны килештерү, раслау кагыйдәләре белән таныштылар. Чыгыш ясаучылар һәр төр оешмалар өчен номенклатура эшләрен рәсмиләштерүнең барлык этапларына тулы тукталдылар. Шулай ук башлаган эшләр категориясе һәм йомгак язмасының санын дөрес итеп тутыру турында да тукталдылар. Семинарда еш очрый торган хаталарга да игътибар ителде. Боларга эшләрнең баш язмасын дөрес итеп язу, номенклатурада эшләрне системага салу, документларның саклау вакытын билгеләү, шулай ук номенклатурага күчәргә мөмкин булган эшләрне исәпкә алулар керә.

Семинар ахырында түгәрәк өстәл уздырылды. Аның барышында дәүләт архивы белгечләре катнашучыларның проблемалы сорауларына ачык диалог форматында җавап бирделәр. Чара барышында барлык катнашучыларга оешмада номенклатура эшләрен төзегәндә кулланып була торган методик кулланма тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International