Әлмәттә «Без срока давности» күргәзмәсе

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрельдән Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йортында «Без срока давности» дигән күчмә күргәзмә эшли башлады. Анда Бөек Ватан сугышы елларында тыныч тормышта яшәүчеләрнең фаҗигасен чагылдырган һәм оккупацияләнгән территориядә нацистларның җинаять гамәлләрен раслаучы уникаль документлар тәкъдим ителде. Күргәзмәнең максаты ‒ совет халкының сугыш елларындагы батырлыгы турында тарихи дөреслекне һәм хәтерне саклау. Архив фотолары һәм документларының күчермәләре безнең ил өчен һәм аерым алганда һәр кеше өчен фаҗигале булган вакыйгалар турында сөйли. Күргәзмәнең һәр стендындагы рәсемнәр аерым регионга багышланган. Сәламләү сүзе белән Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Васильевич Косарев чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International