20 октябрьдә ТР Дәүләт архивының архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре үз эшчәнлекләре кысаларында «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесендә планлаштырган чара үткәрделәр.
ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты республиканың архив фондын тулыландыру максатыннан яңа чыганаклар белән нәтиҗәле эшләвен дәвам итә. Архив хезмәткәрләре тарафыннан бигрәк тә методик характердагы чаралар еш уздырыла.
“РИВЦ” акционер җәмгыяте Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына карый.
2022 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында архив эше мәсьәләләре буенча «Заманча архив» методик семинары узды.
2022 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова «Эдельвейс» сәүдә компаниясе» АҖ, «Эдельвейс-Восток» ҖЧҖ, «Долина» ҖЧҖ, «Алмас» ҖЧҖ, «Молочный Экспресс» ҖЧҖ, «Алоэ-Фарм» ҖЧҖ оешмалары өчен архив эше һәм эш башкару мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырылды.
2022 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында архив эше сораулары буенча «Заманча архив» методик семинары үткәрелде.
2022 елның 20 сентябрендә Чувашия Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт архивына архив тармагын цифрлаштыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм квалификация күтәрү максаты белән килделәр.
2022 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова архивның комплектлау чыганагы булган «КЭР – Инжиниринг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булдылар.
2022 елның 24 августында Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова 2019 елдан бирле архивның комплектлау чыганагы булган «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциячел булмаган оешмасында (алга таба ‒ Оешма) булдылар. Дәүләт архивы вәкилләренең оешма вәкилләре ‒ эш башкару һәм контроль бүлеге башлыгы Г. Р. Фазулзянова, баш архивариус Н. В. Зяблова белән эшлекле очрашу барышында архивка документлар килү, аларны оешманың архив фонды составына кертү, архивта документларны оештыру, куллану һәм саклау вакыты чыккан документларны юкка чыгару мәсьәләләре каралды.
2022 елның 17 августында Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова архивның комплектлау чыганагы булган «Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм күзәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесендә (алга таба ‒ Учреждение) булдылар.