2022 елның 8 декабрендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, үз эшчәнлеге кысаларында, архивның туплау чыганагы булган Казан шәһәренең «11нче шәһәр хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесен белән планлаштырылган чара үткәрелде.
«ТАНЕКО» АҖ ‒ «Татнефть» компанияләр төркеменең озак вакытлы конкурентлык позицияләрен көчәйтүгә һәм куркынычсыз җитештерү нигезендә бизнесның табышлылыгын арттыруга юнәлдерелгән социаль юнәлешле динамик үсештәге предприятие.
2022 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан, вакытлыча сакланучы Россия Федерациясе Архив фонды документларын сыйфатлы комплектлау, формалаштыру һәм саклауны тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Н. Р. Залаков катнашында архив эше мәсьәләләре буенча «Заманча архив» укыту семинары уздырылды.
2022 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Р. К. Гомәров катнашында архив эше мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырылды.
2022 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары К. А. Гордеева һәм В. А. Федосиенко архивның комплектлау чыганагы Татарстан Республикасы Конституция судына бардылар. Эшлекле очрашуның максаты ‒ оешманың (юридик затның) ябылу чорында документларны тәртипкә китерүдә методик ярдәм күрсәтү булды.
2022 елның 10 ноябрендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ эшче төркеме ‒ Архив фондын формалаштыру һәм документларны комплектлау буенча директор урынбасары – Документларны беренчел эшкәртү үзәге җитәкчесе Г. И. Илдарханова-Балчиклы, Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова ‒ нәтиҗәле эш башкару һәм документларны сыйфатлы комплектлау эшен оештыру максатыннан Татарстан Республикасы «ТНГ – Групп» ҖЧҖнә барды.
10 ноябрьдә ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының дәүләт фондларын һәм учреждениеләрен исәпкә алу һәм куллану бүлегенең архивсаклагыч мөдире Осокина И.Г. һәм документларның кыйммәтен һәм тәртибен тикшерү бүлегенең әйдәп баручы архивчысы Салихова Р.С. "Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы»нда очрашуда булдылар.
Архив эшен сыйфатлы итеп оештыру һәм архив документларын нәтиҗәле туплау максатыннан 9 ноябрьдә ТР Дәүләт архивы баш белгечләре Кондратова Т.М., Федосиенко В.А. һәм Гордеева К.А. Югары Ослан районының Иннополис шәһәрчегендә урнашкан «Иннополис» техник һәм инновацион типтагы махсус икътисади зонада (МИЗ) методик семинар уздырдылар.
2 ноябрьдә ТР Дәүләт архивы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова "Казан Кремле" дәүләт тарих, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында эшлекле очрашуда булдылар.
27 октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Дәүләт архивы тарафыннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрының урынбасары И.П. Колчин катнашында архив мәсьәләләренә кагылышлы методик семинар үткәрелде.