Архив эше мәсьәләләре буенча «Заманча архив» методик семинары
2022 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында архив эше сораулары буенча «Заманча архив» методик семинары үткәрелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Дәүләт архивының комплектлау чыганагы булып тора һәм 2001 елдан архив эшен оештыру буенча актив эш алып бара.
ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының 16.03.2020 № ПР-62 коллегиясенең киңәйтелгән утырышы йомгаклары буенча төзелгән. ТР Президенты Р. Н. Миңнехановның йөкләмәләр исемлегенең 1.1 маддәсе нигезендә, ТР Дәүләт архив эше комитеты тарафыннан дәүләт архивының комплектлау чыганаклары исемлегенә республика хакимиятенә буйсынган оешмаларны кертү буенча эш башкарылды.
2020 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы учреждениеләр ‒ «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ, «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ, «Торак фонды белән идарә итү департаменты» ДБУ, «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ белән килешүләр төзелде.
Семинарда министр урынбасары Р. И. Шамеев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы биш учреждениенең һәм минитерствоның үзендә архив эшен алып бару өчен җаваплы белгечләр катнашты. Моннан тыш, семинарда «Татарстан Республикасы Техник инвентаризация һәм кадастр эшләре бюросы» АҖ вәкилләре катнашты.
Семинар кысаларында ТР Дәүләт архивының архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары К. А. Гордеева, Т. М. Кондратова архив эшен оештыру нигезләрен, оешма архивында документларның сакланышын тәэмин итү таләпләрен җентекләп аңлаттылар. Шулай ук эшләрнең номенклатурасын төзү, документларның кыйммәтенә экспертиза үткәрү һәм тәртипләү, даими сакланучы һәм шәхси состав буенча эшләрнең тасвирламаларын төзү, Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында эшләү буенча тәкъдимнәр яңгырады.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.