ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының яңа чыганагы «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе белән методик эш

2022 елның 21 октябре, җомга

ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының яңа чыганагы «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе белән методик эш

 

20 октябрьдә ТР Дәүләт архивының архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре үз эшчәнлекләре кысаларында «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесендә планлаштырган чара үткәрделәр. Әлеге чараның төп максаты - архив документларын туплау буенча методик ярдәм күрсәтү.

«Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе үзенең эшчәнлеген 2011 елдан алып бара. Учреждение эшчәнлегенең максаты: Татарстан Республикасы мөлкәт казнасын тәшкил итүче күчемле һәм күчемсез милекне саклау һәм нәтиҗәле файдалану өчен шартлар тудыру.

Чара барышында баш архивчылар К. А. Гордеева, Т. М. Кондратова һәм В.А.Федосиенко оешманың документларын тәртипкә китерү буенча инструкцияне, архив һәм эксперт комиссиясе буенча нигезләмәне ничек дөрес һәм нәтиҗәле итеп төзергә кирәклеген аңлаттылар. Бигрәк тә Татарстан Республикасы бердәм архив мәгълүматы системасына күбрәк игътибар итәргә кирәклегенә басым ясадылар.

Республика мөлкәт казнасы хезмәткәрләре - директор урынбасары Акаева О.А., юридик бүлек җитәкчесе Мурашин А.И. һәм баш белгеч Барышева Д.Е.  архив эшен оештыру буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.

Ике оешма арасындагы хезмәттәшлек алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International