Татарстан Республикасы Дәүләт архивының яңа комплектлау чыганагы ‒ «КЭР – Инжиниринг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән методик эш
2022 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова архивның комплектлау чыганагы булган «КЭР – Инжиниринг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булдылар.
«КЭР – Инжиниринг» ҖЧҖ 2008 елда оештырылган. Эшчәнлегенең төп профиле ‒ энергетика һәм сәнәгать юнәлешләре буенча комплекслы инженерлык хезмәтләре күрсәтү.
Дәүләт архивы вәкилләренең «КЭР – Инжиниринг» ҖЧҖ вәкилләре ‒ проектларны саклау һәм чыгару бүлеге начальнигы А. С. Кокуркина, кадрлар бүлеге начальнигы Т. А. Козлова, баш бухгалтер Н. Б. Алексеева, офис-менеджер Л. Э. Рахимова, килешү эшләре буенча белгеч Э. Г. Шаймарданова белән эшлекле очрашу барышында оешманың архивын формалаштыру тәртибе, архив эше өлкәсендә законнар базасы буенча сораулар каралды. Документларны тәртипкә салу, эшләр номенклатурасын эшләү, эш башкару инструкциясе буенча җентекле тәкъдимнәр бирелде.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.