ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының яңа чыганагы - «РИВЦ» АҖ
“РИВЦ” акционер җәмгыяте Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына карый. Оешмага 1994 елда нигез салынган. Әлеге оешма белән ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты арасында 2021 елда үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелә.
«РИВЦ» АҖ – Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының цифрлы трансформациясе двигателе. Акционер җәмгыять республикада цифрлаштыру проектларын тормышка ашыра, кирәкле җиһазлар, программалар, камилләштерү, өйрәтү инструментлары белән тәэмин итә.
29 сентябрьдә ТР Дәүләт архивы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары К. А. Гордеева, Т. М. Кондратова “РИВЦ” акционер җәмгыятендә эшлекле очрашуда булдылар. Әлеге чарада шулай ук “РИВЦ” акционер җәмгыяте генераль директоры урынбасары Быльнова А.Н., баш хисапчы Җамалиева Г.И., кадрлар бүлеге җитәкчесе Хаирова Р.И., юридик бүлек җитәкчесе Хәйруллин Т.Ф., юрист Степанюк Е.Г. катнашты. Очрашу барышында оешмада архивны ничек формалаштыру, архив эше өлкәсендә законнар җыелмасы, архивтагы локаль норматив документларны дөрес теркәү мәсьәләләре каралды. ТР Дәүләт архивы хезмәткәрләре документларны тәртипкә китерү, 2023 елга эшләрнең номенклатурасын төзү, оешмадагы документларның саклануын тәэмин итүне җентекләп аңлаттылар. Бигрәк тә Татарстан Республикасы бердәм архив мәгълүматы системасына күбрәк игътибар итәргә кирәклегенә басым ясадылар.
Бу юнәлештә эш алга таба да дәвам итәчәк.