Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында архив эше мәсьәләләре буенча семинар

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында архив эше мәсьәләләре буенча семинар

2022 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында архив эше мәсьәләләре буенча «Заманча архив» методик семинары узды.

2001 елдан ТР Спорт министрлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганагы булып тора һәм архив эшен оештыру буенча актив эш алып бара.

ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының 16.03.2020 № ПР-62 коллегиясенең киңәйтелгән утырышы йомгаклары буенча төзелгән. ТР Президенты Р. Н. Миңнехановның йөкләмәләр исемлегенең 1.1 маддәсе нигезендә, ТР Дәүләт архив эше комитеты тарафыннан дәүләт архивының комплектлау чыганаклары исемлегенә республика хакимиятенә буйсынган оешмаларны кертү буенча эш башкарылды.

2020 елда ТР Спорт министрлыгы карамагындагы учреждениеләр ‒ «Спорт әзерлеге үзәге» ДАУ, «Республика физик культура һәм яшүсмерләр спорты үзәге» ДББУ, «Батыр» республика олимпия резервы спорт мәктәбе» ДАУ, «Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе» ДАУ, «Динамо» республика олимпия резервы спорт мәктәбе» ДАУ, «Тимераякта фигуралы шуу һәм шорт-трек буенча олимпия резервы спорт мәктәбе» ДБУ, « Р. Г. Нәҗметдинов исемендәге Шахмат, шашка, ГО уены буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе» ДАУ, «Стендка ату буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе» ДБУ, «Ат спорты буенча республика спорт мәктәбе» ДБУ, «Көрәш буенча республика спорт мәктәбе» ДАУ, «Казан олимпия резервы училищесы» ДБҺББУ, «Спорт сарае» ДБУ, «Универсиада авылы» ТР ДАУ, «Акватика» су спорты төрләре буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе» ДБУ, «Республика спорт-адаптив мәктәбе» ДБУ, «Ф. Г. Вәлиев исемендәге Бадминтон буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе» ДБУ, «Барс» спортның кышкы төрләре буенча республика спорт мәктәбе» ДБУ, «Регби буенча республика спорт мәктәбе» ДБУ белән килешүләр төзелде.

Семинарда министр урынбасары И. З. Садриев, ТР Спорт министрлыгы карамагындагы оешмаларның һәм минитерствоның үзендә архив эшен алып бару өчен җаваплы белгечләр катнашты.

Семинар кысаларында ТР Дәүләт архивының архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары К. А. Гордеева, Т. М. Кондратова, В. А. Федосиенко архив эшен оештыру нигезләрен, оешма архивында документларның сакланышын тәэмин итү таләпләрен җентекләп аңлаттылар. Шулай ук эшләрнең номенклатурасын төзү, документларның кыйммәтенә экспертиза үткәрү һәм тәртипләү, даими сакланучы һәм шәхси состав буенча эшләрнең тасвирламаларын төзү, Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында эшләү буенча тәкъдимнәр яңгырады.

Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International