Татарстан Республикасы Дәүләт архивының яңа комплектлау чыганагы ‒ «Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм күзәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе белән методик эш

2022 елның 19 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының яңа комплектлау чыганагы ‒ «Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм күзәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе белән методик эш

 

2022 елның 17 августында Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова архивның комплектлау чыганагы булган «Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм күзәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесендә (алга таба ‒ Учреждение) булдылар.

Учреждение 2015 елда Татарстан Республикасы территориясендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларны тәмамлаучыларга ярдәм итү эшчәнлеген тәэмин итү өчен оештырылды.

Дәүләт архивы вәкилләренең Учреждение вәкилләре ‒ директор С. А. Богова, социаль педагог В. Ю. Шелихова һәм юрист А. А. Чугаева белән эшлекле очрашуы барышында архивны оештыру тәртибе, архив эше өлкәсендә законнар базасы мәсьәләләре каралды. Документларны тәртипкә салу, эшләр номенклатурасын эшләү, эш башкару буенча күрсәтмәләр бирелде.

Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International