ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының яңа чыганагы - «Татнефтехиминвест – Холдинг» АҖ

2022 елның 16 октябре, якшәмбе

ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының яңа чыганагы - «Татнефтехиминвест – Холдинг» АҖ

ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты республиканың архив фондын тулыландыру максатыннан яңа чыганаклар белән нәтиҗәле эшләвен дәвам итә. Архив хезмәткәрләре тарафыннан бигрәк тә методик характердагы чаралар еш уздырыла.

5 октябрьдә ТР Дәүләт архивы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары К. А. Гордеева, Т. М. Кондратова һәм В.А.Федосиенко «Татнефтехиминвест – Холдинг» акционер җәмгыятендә эшлекле очрашуда булдылар.

 Әлеге җәмгыятькә 1994 елда нигез салынган. Холдингның төп максаты – республика нефтехимия комплексының интеллектуаль, матди һәм фәнни-техник мөмкинлекләрен тулысынча файдалану.

Очрашу барышында ТР Дәүләт архивы белгечләре оешмада локаль актларны архив һәм эксперт комиссиясе турындагы белешмәгә нигезләнеп әзерләргә кирәклегенә басым ясадылар. Шулай ук эшләрнең номенклатурасын төзү, документларны тәртипкә китерү, экспертиза үткәрү буенча төпле киңәшләрен бирделәр.

«Татнефтехиминвест – Холдинг» акционер җәмгыяте хезмәткәрләре – канцелярия мөдире Гатауллина Ф.М., баш белгеч Вәлиева Р.Р., канцелярия белгече Габдрахманова Г.Р., баш хисапчы урынбасары Уразова И.М. һәм кадрлар буенча белгеч Гафиятуллина Р.Р. белән берлектә хәзерге вакытта иң мөһим мәсьәләләрдән булган документларны цифрлаштыруны да уртага салып сөйләштеләр.

Бу юнәлештә эш алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International