Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганаклары ‒ «Эдельвейс» сәүдә компаниясе» АҖ, «Эдельвейс-Восток» ҖЧҖ, «Долина» ҖЧҖ, «Алмас» ҖЧҖ, «Молочный Экспресс» ҖЧҖ, «Алоэ-Фарм» ҖЧҖ белән эшләү
2022 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова «Эдельвейс» сәүдә компаниясе» АҖ, «Эдельвейс-Восток» ҖЧҖ, «Долина» ҖЧҖ, «Алмас» ҖЧҖ, «Молочный Экспресс» ҖЧҖ, «Алоэ-Фарм» ҖЧҖ оешмалары өчен архив эше һәм эш башкару мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырылды. Семинар кысаларында архивны формалаштыру этаплары, архив эше өлкәсендә законнар базасы аспектлары, оешма архивында документларның сакланышын тәэмин итү таләпләре яктыртылды. Белгечләр тарафыннан эшләрнең 2023 елга номенклатурасын төзү, документларга экспертиза үткәрү һәм тәртипкә салу, даими сакланучы һәм шәхси состав эшләренең тасвирламаларын төзү буенча тәкъдимнәр әйтелде. Үткәрелгән чара барышында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ белән оешмаларның 2022-2023 елларга архив эшен системалаштыру буенча уртак эш планының үтәлеше турында фикер алыштылар.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.