Татарстан Республикасы Дәүләт архивының туплау чыганагы ‒ Казан шәһәренең «11нче шәһәр хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе белән методик эш
2022 елның 8 декабрендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, үз эшчәнлеге кысаларында, архивның туплау чыганагы булган Казан шәһәренең «11нче шәһәр хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесен белән планлаштырылган чара үткәрелде. Чараны уздыруның максаты булып, документлар әйләнешен системалаштыруда, архив документларын дөрес комплектлауда методик ярдәм күрсәтү һәм аларны Татарстан Республикасы Дәүләт архивына даими саклауга вакытында тапшыру торды.
11нче шәһәр хастаханәсе 1954 елдан үз эшчәнлегенең башлый.
Чараны уздыру вакытында ТР Дәүләт архивы хезмәткәрләре Т. М. Кондратова һәм В. А. Федосиенко оешмада эш башкару буенча дөрес һәм нәтиҗәле инструкцияне эшләргә, архив һәм эксперт комиссиясе турында нигезләмәләр төзергә, типик архив документлары исемлеген генә түгел, ә медицина эшчәнлеге буенча архив документларының аерым исемлеген кулланып номенклатура эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында эшләү методикасы һәм мөмкинлекләре турында аерым аңлатмалар бирелде.
Моннан тыш, документларны саклауны оештыру, документларның кыйммәтенә экспертиза ясау мәсьәләләре дә яңгырады. Оешма архивында сакланган медицина карталарын инвентаризацияләү һәм цифрлаштыру буенча киңәшләр бирелде, бу архив саклау мәйданнарын нәтиҗәлерәк кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
11нче шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре ‒ баш табиб сәркатибе Ю. В. Домолазова, баш бухгалтер Т. В. Жданова һәм кадрлар бүлеге начальнигы Р. У. Сәлахова архив эшен оештыру буенча актив рәвештә сораулар бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.
Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру чыганаклары белән үзара хезмәттәшлек итү һәм мондый чараларны уздыру дәвам итәчәк.