ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының чыганагы булган "Казан Кремле" дәүләт тарих, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы белән методик эш

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының чыганагы булган "Казан Кремле" дәүләт тарих, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы белән методик эш

 

2 ноябрьдә ТР Дәүләт архивы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова "Казан Кремле" дәүләт тарих, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында эшлекле очрашуда булдылар.

Казан Кремле – үзенчәлекле бердәнбер архитектура комплексы. Ул әле шәһәр функциясен югалтмаган сәяси, административ һәм мәдәни үзәк булып та тора. Казан Кремле – Татарстан һәм Россиянең төп туризм объектларының берсе булу белән беррәттән, 2000 нче елда ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелү сәбәпле Бөтендөнья халкы байлыгына әверелде.

ТР Дәүләт архивы белгечләре һәм Казан Кремле музей-тыюлыгының фәнни-методик эш бүлеге хезмәткәрләре очрашу барышында оешмада эшләрнең номенклатурасын төзү, документларны тәртипкә китерү, аларга экспертиза үткәрү буенча сорауларны карадылар.

 

Бу юнәлештә эш алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International