Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында архив эше мәсьәләләре буенча укыту семинары

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында архив эше мәсьәләләре буенча укыту семинары

 

2022 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Р. К. Гомәров катнашында архив эше мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырылды.

Видеоконференцэлемтә ярдәмендә семинарда министрлык карамагындагы барлык оешмаларның архивы өчен җаваплы җитәкчеләр һәм затлар катнашты.

Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру һәм документларны комплектлау буенча директор урынбасары ‒ Татарстан Республикасы Дәүләт архивы документларын беренчел эшкәртү үзәге җитәкчесе Г. И. Илдарханова-Балчиклы һәм Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары К. А. Гордеева һәм В. А. Федосиенко архив эшен оештыру өчен документларны системалаштыру буенча аңлатмалар бирделәр, тасвирламаларны һәм номенклатураларны вакытында тапшырмау сәбәпләре турында фикер алыштылар, Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының эксперт-тикшерү методик комиссиясе тарафыннан килештерүгә бирелгән архив документларын рәсмиләштерүдә кабатланучы хаталарны тикшерделәр. «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерцияле булмаган оешманың һәм дәүләт хакимият органының иң яхшы архивы» конкурсында катнашу шартлары буенча мәгълүмат бирелде.

Оешмаларда архив документларын саклау өчен бина һәм шартлар булуына аерым игътибар бирелде, Татарстан Республикасының бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләп күрсәттеләр.

Семинарда катнашучыларга архив эшен оештыру буенча барлыкка килгән сорауларга тулы җаваплар бирелде. ТР Дәүләт архивының туплау чыганаклары белән хезмәттәшлек итү дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International