Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында архив мәсьәләләренә кагылышлы методик семинар узды

2022 елның 29 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында архив мәсьәләләренә кагылышлы методик семинар узды

 

27 октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Дәүләт архивы тарафыннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрының урынбасары И.П. Колчин катнашында архив мәсьәләләренә кагылышлы методик семинар үткәрелде.

Семинарда «Татэнерго»,  «Сетевая компания»,  «Вакууммаш», «Казанский завод компрессорного машиностроения», «Завод Элекон», «Татхимфармпрепараты», «Казанский вертолетный завод», «Нэфис Косметикс» акционер җәмгыятьләре, Казан дәүләт дары заводы, «Газпром трансгаз Казань», «Эгида+» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең белгечләре катнашты. Бу оешмаларның һәркайсы  - ТР Дәүләт архивының чыганаклары.

Видеоконференцэлемтә ярдәмендә әлеге семинарда шулай ук «Татнефть», «Нижнекамскнефтехим» ачык акционер җәмгыятьләре, «Танеко», «Нижнекамсктехуглерод», «Татшина», «Кукморский завод Металлопосуды», «Таиф-НК», «ПО Елаз»,  «Татех», «Казанский электротехнический завод»,  «КМПО» акционер җәмгыятьләре, ПКФ «Бетар», «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри», «Казанский агрегатный завод» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр,  «ЗДРАВМЕДТЕХ-П» ябык акционерлык җәмгыяте вәкилләре дә катнаша алды.

Методик семинар башында ТР Дәүләт архивының директор урынбасары Г.И. Илдарханова-Балчиклы чарада катнашучыларның һәммәсенең республика архивын тулыландыруда зур әһәмияткә ия икәнлекләрен  билгеләп үтте.

ТР Дәүләт архивы архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова архив һәм эксперт комиссиясе турындагы белешмәләрне яңартылган норматив-хокукый актларга нигезләнеп әзерләргә кирәклегенә басым ясадылар. Шулай ук эшләрнең номенклатурасын төзү, документларны тәртипкә китерү, экспертиза үткәрү буенча киңәшләрен бирделәр. Әлеге мәсьәләләрне яктырткан методик характердагы презентация да күрсәтелде.

Семинарда шулай ук Татарстан Республикасында документларның электрон әйләнешенә аерата игътибар бирү кирәклеге ассызыкланды, Татарстан Республикасы бердәм архив мәгълүматы системасының ничек эшләве күрсәтелде.

ТР Дәүләт архивы һәм аның чыганаклары арасында үзара хезмәттәшлек алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International