ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары Т. М. Кондратова һәм В. А. Федосиенко архив эшен сыйфатлы оештыру һәм документларны дөрес комплектлау максатларында «А. С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге» ДБУда методик семинар үткәрделәр.


14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары К. А. Гордеева һәм В. А. Федосиенко Дәүләт архивының комплектлау чыганагы «Россия дәүләт гадел хөкем университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалына бардылар.


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 2 февраленда Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре үз эшчәнлеге кысаларында комплектлау чыганагы «Казан тегермәне» ҖЧҖ белән планлаштырылган чара үткәрделәр.

Архив документлары нигезендә тарихны өйрәнү, аларны популярлаштыру максатында Татарстан Республикасының Дәүләт архивы «Архивные фонды – науке и краеведению» «Фән һәм туган як тарихын өйрәнүдә архив фондлары»документаль басмалар конкурсы үткәрә.


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 24 гыйнварында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ архивчылары Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «2022 елга «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эш йомгаклары һәм 2023 елда бурычлары турында» киңәйтелгән утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларыннан басма продукция күргәзмәсе һәм китапларны реставрацияләү буенча мастер-класс үткәрделәр.


30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан, яңа чыганаклар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү максатында, архив эше мәсьәләләре буенча оештыру-методик ярдәм күрсәтелә.


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 20 гыйнварында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятендә (алга таба – «ТАТМЕДИА» АҖ) «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар үткәрелде.


26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивисты Т. М. Кондратова архивның комплектлау чыганагы – «Махсуслаштырылган республика балалар йорты» дәүләт казна сәламәтлек саклау учреждениесена барды.


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының яңа чыганаклары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек максатында архив хезмәткәрләре эшләрне һәм документларны формалаштыру, документларның кыйммәтенә экспертиза үткәрү, даими сакланучы һәм шәхси состав буенча документларны тәртипкә китерү, саклау вакыты бетү сәбәпле юкка чыгарылырга тиешле документларны сайлап алу мәсьәләләре буенча атна саен оештыру-методик ярдәм күрсәтәләр.


15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 9 декабрендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенә Болгар ислам академиясе магистрантлары килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International