«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ комплектлау чыганагы ‒ Татарстан Республикасы Конституция суды белән методик эшләү
2022 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары К. А. Гордеева һәм В. А. Федосиенко архивның комплектлау чыганагы Татарстан Республикасы Конституция судына бардылар. Эшлекле очрашуның максаты ‒ оешманың (юридик затның) ябылу чорында документларны тәртипкә китерүдә методик ярдәм күрсәтү булды.
Татарстан Республикасы Конституция суды «Аерым федераль конституция законнарына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон нигезендә бетерелә. Әлеге Федераль закон 2023 елның 1 гыйнварына кадәр РФ субъектларында Конституция судларын бетерүне күздә тота.
Эшлекле очрашу барышында Татарстан Республикасы Конституция суды хезмәткәрләре ‒ гомуми бүлек башлыгы Ж. А. Халяпина һәм гомуми бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Л. В. Зайнуллина ликвидация комиссиясе эше вакытында оешманың архив документларын тәртипкә салу, аларны ЭПМКга Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетына бирү һәм аларны саклауга дәүләт архивына тапшыру сроклары, эшләр номенклатурасы, даими сакланучы, шәхси состав һәм эштән киткән хезмәткәрләрнең эшләре буенча тасвирламалар төзү турында методик тәкъдимнәр алдылар.
Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру чыганакларына барып эшлекле очрашулар оештыру һәм методик ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк.