Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында архив эше мәсьәләләре буенча «Заманча архив» укыту семинары
2022 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан, вакытлыча сакланучы Россия Федерациясе Архив фонды документларын сыйфатлы комплектлау, формалаштыру һәм саклауны тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Н. Р. Залаков катнашында архив эше мәсьәләләре буенча «Заманча архив» укыту семинары уздырылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган видеоконференция элемтә ярдәмендә семинарда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең архив эшен алып бару өчен җаваплы затлар ‒ Татарстан Республикасының Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чиремшән, Чистай һәм Ютазы муниципаль районнары, шулай ук Казан шәһәрендә урнашкан авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре катнашты.
Укыту семинары башында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Г. И. Илдарханова-Балчиклы киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыруда аларның эшләренең мөһимлеген күрсәтте, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт архивында документларны саклау өчен заманча шартлар һәм мөмкинлекләр булуына басым ясады.
Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова норматив-хокукый актларның яңарышларын исәпкә алып, архив һәм эксперт комиссиясе турында нигезләмәләрне эшләү, даими сакланучы һәм шәхси состав буенча эшләр тасвирламаларын (төрләре, эчтәлеге, сроклары, номерациясе) төзүгә кагылышлы мәсьәләләр аңлатылды, документларның кыйммәтенә экспертиза ясау, эшләр номенклатурасы турында методик характердагы презентация күрсәтелде, эш тасвирламаларын һәм номенклатураларны вакытында тапшырмау сәбәпләре каралды, Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының эксперт-тикшерү методик комиссиясенә бирелгән архив документларын формалаштыруда кабатланучы хаталар күрсәтелде.