Татарстан Республикасы Дәүләт архивының туплау чыганагы булган «ТНГ-Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән эшләү

2022 елның 18 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының туплау чыганагы булган «ТНГ-Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән эшләү

2022 елның 10 ноябрендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ эшче төркеме ‒ Архив фондын формалаштыру һәм документларны комплектлау буенча директор урынбасары – Документларны беренчел эшкәртү үзәге җитәкчесе Г. И. Илдарханова-Балчиклы, Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова ‒ нәтиҗәле эш башкару һәм документларны сыйфатлы комплектлау эшен оештыру максатыннан Татарстан Республикасы «ТНГ – Групп» ҖЧҖнә барды. Оешма 1999 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганагы булып тора.

«ТНГ – Групп» ҖЧҖ ‒ үз структурасында Россиянең барлык нефть-газ чыгаручы төбәкләрендә, шулай ук ерак һәм якын чит илләрдә эшләүче промысел, геологик разведка һәм фәнни-җитештерү бүлекчәләре комплексын берләштергән предприятие.

Дәүләт архивы вәкилләренең генераль директор урынбасары М. Ф. Халиуллин һәм архив саклау мөдире Г. Н. Махсаева белән эшлекле очрашуы барышында оешмада архив эшен формалаштыру тәртибе, архив эше өлкәсендә законнар базасы, Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында эшләү буенча сораулар каралды. Фәнни-техник документлар белән эшләүгә аерым игътибар бирелде. Даими сакланучы, шәхси состав буенча документларны тәртипкә салу, эшләр номенклатурасын эшләү буенча җентекле киңәшләр бирелде.

Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International