ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының чыганагы булган «Иннополис» техник һәм инновацион типтагы махсус икътисади зона (МИЗ) белән методик эш

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының чыганагы булган «Иннополис» техник һәм инновацион типтагы махсус икътисади зона (МИЗ) белән методик эш

 

 

Архив эшен сыйфатлы итеп оештыру һәм архив документларын нәтиҗәле туплау максатыннан 9 ноябрьдә ТР Дәүләт архивы баш белгечләре Кондратова Т.М., Федосиенко В.А. һәм Гордеева К.А. Югары Ослан районының Иннополис шәһәрчегендә урнашкан «Иннополис» техник һәм инновацион типтагы махсус икътисади зонада (МИЗ) методик семинар уздырдылар.

 «Иннополис» МИЗ» АҖ нә 2013 елда нигез салынган. Җәмгыять асылда архитектура объектлары белән эш итә, анда 250 дән артык кеше хезмәт куя.

Семинарда генерал директор ярдәмчесе Алексеева Э.Э., архив өчен җаваплы, эш башкару һәм контроль бүлегенең әйдәп баручы белгече Хәсәнова А.В., шулай ук икътисад һәм тариф сәясәте департаментлары, капиталь төзелеш, стратегик проектлар идарәләре, икътисади һәм иминлек, резидентлар белән үсеш һәм үзара бәйләнеш, инвесторлар белән хезмәттәшлек итү төркемнәре, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, мәгълүмати технологияләр, хезмәткәрләр белән эшләү, юридик, сатып алулар, резидентлар эшчәнлеген алып бару бүлекләре, проектлар офисы, автотранспорт һәм диспетчерлык хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

«Иннополис» МИЗ» АҖ хезмәткәрләре эш башкару инструкциясен һәм шәхси состав буенча эшләр тасвирламаларын төзү, документларны туплау һәм рәсмиләштерү, битләрне номерлау, документларны ЭПМК га расларга җибәрү, электрон документларны саклау кебек мәсьәләләр кызыксындырды. ТР Дәүләт архивы баш архивчылары тарафыннан һәрбер сорауга җәенке җаваплар бирелде, әлеге мәсьәләләрне яктырткан методик характердагы презентация да күрсәтелде.

Семинарда шулай ук Татарстан Республикасында документларның электрон әйләнешенә аерата игътибар бирү кирәклеге ассызыкланды, Татарстан Республикасы бердәм архив мәгълүматы системасының ничек эшләве күрсәтелде.

Бу юнәлештә эш алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International