«2022 елга «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эш йомгаклары һәм 2023 елда бурычлары турында» киңәйтелгән утырыш кысаларында раритет басма продукция күргәзмәсе һәм китапларны реставрацияләү буенча мастер класс
2023 елның 24 гыйнварында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ архивчылары Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «2022 елга «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эш йомгаклары һәм 2023 елда бурычлары турында» киңәйтелгән утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларыннан басма продукция күргәзмәсе һәм китапларны реставрацияләү буенча мастер-класс үткәрделәр.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, матбугат һәм масскүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсе вәкаләтләрен тормышка ашыручы, республика хакимиятенең махсус компетенциясендәге башкарма орган – идарә тармагы (ведомство).
«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ фондларында 2 017 517 данә басма продукция саклана. Бу газеталар – 1 845 094 саклау берәмлеге, китаплар – 101 009 саклау берәмлеге, журналлар – 40 740 саклау берәмлеге, шулай ук ноталы басмалар, афишалар һәм заказлы китаплар – 30 674 саклау берәмлеге.
Басма продукция арасында Габдулла Тукай, Роберт Миңнуллин китаплары, шулай ук борынгы китаплар тәкъдим ителде: «Инструкцiи директору и ректору Императорскаго Казанскаго университета. 1820 г.», «Общiй уставъ Императорскихъ россiйских университетовъ, Высочайше утвержденный въ 26-й день Iюля 1835 года. 1835 г.», «Списки чиновниковъ и преподавателей Казанскаго учебнаго округа. 1851 г.» и «Список студентов Императорского Казанского университета. 1882-1883 гг.», журналы «Шура», «Әд-дин вә әдәп», «Азат хатын», «Безнең юл», «Атака», «Яңалиф», «Совет әдәбияты», «Казан утлары», «Чаян», «Гасырлар авазы – Эхо веков Eho of centuries», «Большевик Татарии» и «Бюллетень Центрального архивного управления Татарской республики за 1931-1932 гг.», газеты «Кызыл яшьләр», «Красная Татария», «Кызыл Татарстан», «Комсомолец Татарии» и «Яшь ленинче» нотные издания «Татар халык көйләре һәм биюләре», «Шүрәле» балетыннан анданте һәм вальс» и «Произведения композиторов Татарстана», изоиздания «Баки Урманче», «Ильдар Зарипов. Живопись» и «Н. Фешин. Каталог», государственный библиографический указатель «Летопись печати Республики Татарстан» и указатель ретроспективных книг «Татарстан китаплары».