Татарстан Республикасы Дәүләт архивының яңа комплектлау чыганагы ‒ «Казан» халыкара аэропорты» акционерлык җәмгыяте белән методик эш
Татарстан Республикасы Дәүләт архивының яңа чыганаклары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек максатында архив хезмәткәрләре эшләрне һәм документларны формалаштыру, документларның кыйммәтенә экспертиза үткәрү, даими сакланучы һәм шәхси состав буенча документларны тәртипкә китерү, саклау вакыты бетү сәбәпле юкка чыгарылырга тиешле документларны сайлап алу мәсьәләләре буенча атна саен оештыру-методик ярдәм күрсәтәләр.
2022 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары Т. М. Кондратова һәм В. А. Федосиенко ТР Дәүләт архивын комплектлауның яңа чыганагы ‒ «Казан» халыкара аэропорты» акционерлык җәмгыяте белән методик чара үткәрделәр.
«Казан» халыкара аэропорты» АҖ 1994 елда оештырылган һәм анда 1 400 хезмәткәр эшли. Төп эшчәнлек һава транспорты белән бәйле.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы белгечләре тарафыннан, Федераль архив агентлыгының норматив-хокукый актлары нигезендә, архив һәм эксперт комиссиясе турындагы нигезләмәләр проектлары, эш башкару буенча инструкция, архив паспортын эшләү буенча аңлатмалар бирелде. Шулай ук документларның кыйммәтенә экспертиза үткәрү һәм тәртипкә китерү, даими саклау һәм шәхси состав буенча эшләр тасвирламасын һәм номенклатурасын төзү буенча тәкъдимнәр яңгырады. Хәзерге вакытта мәгълүматны электрон рәвештә саклау турындагы актуаль мәсьәлә кузгатылды. «Казан» халыкара аэропорты» АҖнең төрле структур бүлекләре хезмәткәрләре электрон документ әйләнешендә 1С программасында эшләгәнгә күрә, архив эшен оештыруда алга таба уңайлыклар тудыру өчен, аларга Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында эшләргә тәкъдим ителде, программаның мөмкинлекләре һәм функциональлеге аңлатты.
«Казан» халыкара аэропорты» АҖ хезмәткәрләре ‒ персонал белән идарә итү хезмәте башлыгы Д. И. Осенкова, баш бухгалтер А. Н. Новикова, юридик бүлек башлыгы О. А. Аббасов, юридик бүлек башлыгы урынбасары Р. Ф. Хәбибуллин, матди-техник тәэминат бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы А. Н. Габдрахманова, эш башкару һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы А. Т. Сейидова, эш башкару һәм документлар әйләнеше бүлеге белгече Г. Ф. Бариева, кадрлар бүлеге башлыгы Т. А. Царькова һәм кадрлар исәбе бүлеге белгече А. Д. Розмари тарафыннан архив эшенә кагылышлы сораулар бирелде, оешманың тар үзенчәлеген исәпкә алып тулы җаваплар алынды.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.