«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятендә архив эше мәсьәләләре буенча яңа елда беренче методик семинар

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятендә архив эше мәсьәләләре буенча яңа елда беренче методик семинар

 

2023 елның 20 гыйнварында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятендә (алга таба – «ТАТМЕДИА» АҖ) «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар үткәрелде.

«ТАТМЕДИА» АҖ Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 23 августындагы Указы нигезендә төзелде һәм 2007 елның 1 октябрендә теркәлде. Компаниядә 1 642 кеше эшли. Хәзерге вакытта «ТАТМЕДИА» АҖ составына 66 филиал керә. Бу – республика, шәһәр һәм район басма массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, телерадиокомпанияләр, «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы, шулай ук Идел буендагы иң зур «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы.

Методик семинарда «ТАТМЕДИА» АҖнең башкаручы директоры Н. И. Гареев, финанс директоры Ю. Н. Данилова, баш бухгалтер А. Н. Бородина, кадрлар сәясәте департаменты җитәкчесе Т. В. Пряслова, юридик департамент җитәкчесе И. Б. Оюшин һәм канцелярия мөдире Н. К. Гибадуллина катнашты.

Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары Т. М. Кондратова һәм В. А. Федосиенко тарафыннан эксперт комиссиясен, оешманың архив паспортын, архив һәм эксперт комиссиясе турындагы нигезләмәләрне, норматив-хокукый актларның яңартуларын исәпкә алып, эш башкару буенча инструкцияне, даими саклау һәм шәхси составы эшләре буенча тасвирламаларны (төрләре, эчтәлеге, сроклары, нумерация) төзү буенча тулы мәгълүмат бирелде.

Эшләр номенклатурасын төзү мәсьәләләренә аерым игътибар ителде (төзү тәртибе, гамәлдәге төп регламентлау документлары, типлаштырылган исемлекләр, Татарстан Республикасы дәүләт комитетының архив эше буенча эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенә тапшыру сроклары).

Методик семинарда катнашучыларның архив эшен оештыру буенча килеп туган сорауларына тулы җаваплар бирелде. ТР Дәүләт архивының комплектлау чыганаклары белән үзара ярдәмләшеп хезмәттәшлек итү дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International