Татарстан Республикасы Дәүләт архивының яңа комплектлау чыганагы – Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге белән методик эш
«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан, яңа чыганаклар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү максатында, архив эше мәсьәләләре буенча оештыру-методик ярдәм күрсәтелә.
2023 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Т. М. Кондратова һәм В. А. Федосиенко тарафыннан ТР Дәүләт архивының яңа комплектлау чыганагы – «Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге» ДАУ белән методик чара уздырылды.
«Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге» ДАУ 2020 елда нигезләнгән, диагностик процедуралар барышында ачыкланган республика педагогика хезмәткәрләренең һөнәри ихтыяҗлары турында белешмәләрне берләштерә торган бердәм система.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы белгечләре тарафыннан оешмада локаль актлар эшләү мәсьәләләре яктыртылды: Федераль архив агентлыгының норматив-хокукый актлары нигезендә эшләнгән архив һәм эксперт комиссиясе турында нигезләмә проектлары, эш башкару буенча инструкция, архив паспорты. Шулай ук документларның кыйммәтен һәм тәртибен тикшерү, даими сакланучы һәм шәхси состав буенча эшләргә тасвирламалар төзү, эшләр номенклатурасын төзү буенча тәкъдимнәр әйтелде.
«Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге» ДАУ хезмәткәрләре – бухгалтер Л. Ю. Максимова һәм методистлар А. Р. Фатыхова, Л. И. Бурганова, Д. Г. Гумерова архив эшенә кагылышлы сораулар бирделәр, оешма эшчәнлегенең тар үзенчәлеген исәпкә алып, тулы җаваплар алдылар.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.