«Архивные фонды – науке и краеведению» «Фән һәм туган як тарихын өйрәнүдә архив фондлары» документаль басмалар конкурсы

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

«Архивные фонды – науке и краеведению» «Фән һәм туган як тарихын өйрәнүдә архив фондлары» документаль басмалар конкурсы

Архив документлары нигезендә тарихны өйрәнү, аларны популярлаштыру максатында Татарстан Республикасының Дәүләт архивы «Архивные фонды – науке и краеведению» «Фән һәм туган як тарихын өйрәнүдә архив фондлары»документаль басмалар конкурсы үткәрә.

Конкурска элек бастырылмаган мәкаләләр кабул ителә:

  • архив документларын кулланып язылган фәнни мәкаләләр;
  • архив документлары белән кереш аналитик мәкалә.

Конкурка эшләр 2023 елның 17 апреленә кадәр кабул ителә.

Конкурс җиңүчеләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

2 һәм 3 төркемнәрдә җиңүчеләрнең эшләре «Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries» фәнни-документаль журналында басылачак.

«Архивные фонды – науке и краеведению» «Фән һәм туган як тарихын өйрәнүдә архив фондлары» турындагы боерык белән Татарстан Республикасы Дәүләт архивының рәсми сайтында «Конкурслар» бүлегендә танышырга мөмкин (https://ga.tatarstan.ru/file/pub/pub_3600033.pdf).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International