Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганагы – «Россия дәүләт гадел хөкем университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалы белән методик эш

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганагы – «Россия дәүләт гадел хөкем университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалы белән методик эш

 

2023 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары К. А. Гордеева һәм В. А. Федосиенко Дәүләт архивының комплектлау чыганагы «Россия дәүләт гадел хөкем университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалына бардылар. Эшлекле очрашуны уздыруның максаты – документларны тәртипкә салуда һәм студентларның шәхси эшләренең дөрес тасвирламаларын төзүдә методик һәм практик ярдәм күрсәтү.

Россия дәүләт гадел хөкем университеты 2001 елда оештырыла һәм суд системасы өчен кадрлар әзерләүне гамәлгә ашыручы югары уку йорты булып тора. Университетны гамәлгә куючы Россия Федерациясе Югары суды.

Эшлекле очрашу вакытында Россия дәүләт гадел хөкем университеты хезмәткәрләре – кадрлар бүлеге начальнигы З. З. Гумерова, уку бүлеге начальнигы Д. Р. Шавалиева, юридик факультет деканы урынбасары И. А. Лаврентьева, канцелярия мөдире Г. Х. Гиниятуллина, архивариус Э. М. Гараева, җитәкче секретаре Ю. В. Тимофеева, эш башкару белгече Г. И. Амирова һәм кафедраларның укыту эшләре буенча белгечләр студентларның шәхси эшләре тасвирламаларын формалаштыру, аларны саклау сроклары турында методик тәкъдимнәр тыңладылар. Шәхси эшне тәшкил итүче документлар исемлеге тикшерелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында нәтиҗәле эшләү мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру чыганакларына методик ярдәм һәм эшлекле очрашулар оештыру дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International