Татарстан Республикасы Дәүләт архивының туплау чыгынагы – «А. С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге» ДБУ белән методик эшләү
2023 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчылары Т. М. Кондратова һәм В. А. Федосиенко архив эшен сыйфатлы оештыру һәм документларны дөрес комплектлау максатларында «А. С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге» ДБУда методик семинар үткәрделәр.
«А. С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге» ДБУ 2018 елда оештырылган һәм төп максаты булып, рус халкының мәдәни традицияләренә, җәмгыять үсешенең хәзерге шартлары контекстында рус теле һәм рус сүзлеге хәзинәсенә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасының күпмилләтле бердәмлеген саклау һәм ныгыту тора.
Семинарда «А. С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге» ДБУ директоры Г. Н. Елистратова, директор урынбасары Е. П. Мартынов, рус милли мәдәнияте бүлеге мөдире Е. С. Белова, өлкән администратор Н. И. Успенская, рәссам – куючы Ю. С. Зифирова, методистлар Н. К. Мухаметшина һәм О. А. Павлова катнаштылар.
«А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге» ДБУ хезмәткәрләренә оешманың архивы турында нигезләмәләр, эксперт комиссиясе һәм эш башкару буенча инструкция төзү, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының эксперт-тикшерү методик комиссиясе белән документларны килештерү процедурасы, хезмәткәрләрнең шәхси эшләренә кергән эшләр номенклатурасын һәм документларның составын эшләүгә кагылышлы мәгълүмат кызыклы булды.
Методик семинарда катнашучылар архив эшен оештыру мәсьәләләре буенча тулы җаваплар алдылар, шулай ук Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында эшләү мөмкинлекләре турында таныштылар.
Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру чыганаклары белән үзара хезмәттәшлек һәм мондый методик семинарлар үткәрү дәвам итәчәк.