Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганагы «Казан тегермәне» ҖЧҖ белән методик эш

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының комплектлау чыганагы «Казан тегермәне» ҖЧҖ белән методик эш

 

2023 елның 2 февраленда Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре үз эшчәнлеге кысаларында комплектлау чыганагы «Казан тегермәне» ҖЧҖ белән планлаштырылган чара үткәрделәр. Чара уздыруның максаты – архив документларын дөрес формалаштыру һәм аларны киләчәктә ТР Дәүләт архивына саклауга тапшыру буенча методик ярдәм күрсәтү.

«Казан тегермәне» ҖЧҖнә 2017 елда нигез салынган, 2020 елдан ТР Дәүләт архивының комплектлау чыганагы. Оешманың төп максаты – бөртекле культуралардан он җитештерү.

Чараны уздыру вакытында ТР Дәүләт архивы хезмәткәрләре К. А. Гордеева һәм Т. М. Кондратова архив һәм эксперт комиссиясе турында нигезләмәләрне ничек төзергә, оешмада эш башкару буенча инструкция эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Документларны Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетына ЭПМКга бирү сроклары, Татарстан Республикасы Дәүләт архивына даими сакланучы эшләрне тапшыру, оешмада эшләр номенклатурасын төзү турында аерым аңлатмалар бирелде.

«Казан тегермәне» ҖЧҖ хезмәткәрләренә эшләрне формалаштыру һәм төпләү күнекмәләре күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру чыганаклары белән үзара хезмәттәшлек һәм мондый чаралар уздыру дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International