Болгар ислам академиясе магистрантлары «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Болгар ислам академиясе магистрантлары «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә

2022 елның 9 декабрендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенә Болгар ислам академиясе магистрантлары килде. Очрашу кысаларында архив белән таныштыру экскурсиясе уздырылды, белешмә-эзләү системалары, аерым алганда, Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында эшләү методикасы тәкъдим ителде.

Магистрантлар Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы гарәп язуындагы документлар белән, галим, мәгърифәтче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Риза Фәхретдиннең шәхси фонды белән таныштылар, гарәп язулы иске татар телендәге кулъязмаларны укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International