2021 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын формалаштыру бүлеге хезмәткәрләре С.А. Танышева, Г.Г. Федотова Татарстан Республикасының “Элита” оешмасында булдылар.
Аларга Россия архивының 2019 елның 20 декабрендә 236 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт органнары, җирле үзидарә һәм оешмаларының эшчәнлеге барышында барлыкка килгән, документларның саклау вакыты күрсәтелгән, шулай ук татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшчәнлеге нигезендә барлыкка килгән исемлекләренә таянып, документларның номенклатурасын төзү буенча методик ярдәм күрсәтелде.
Шулай ук идарә һәм шәхси состав документларының тасвирлама исемлеген төзүгә бәйле сораулар каралды. Кабул ителгән кагыйдәләргә нигезләнеп, саклау вакыты чыккан документларны гамәлдән чыгаруга бәйле киңәшләр дә бирелде. Болардан тыш документларны дөрес итеп тегү буенча гамәли күнекмә үткәрелде.