2021 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының Архив фондын туплау бүлеге хезмәткәрләре яңа туплау чыганагы булган оешмаларга “Бүгенге көн архивы” эше буенча методик ярдәм итү буларак укыту семинары үткәрделәр.
Чарада оешма архивы өчен җаваплы хезмәткәрләр катнашты:
1. Татарстан Республикасы мәхкәмә приставы хезмәтенең федераль идарәсе;
2. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгының республика кан үзәге”;
3. Татарстан Республикасы “Главтатдортранс”;
4. “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерүнең компетенция үзәге”;
5. Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахит районы мәхкәмәсе.
Семинар аралашу формасында алып барылды. Чара барышында архив оешмасын туплау буенча сораулар, документлар саклауның норматив шартларын тәэмин итү, оешманың номенклатурасын төзү кагыйдәләре, документларның кыйммәтен ачыклау тәртибе, шәхси состав һәм даими сакланышта булган документларның тасвирлама исемлеген төзү эшләре аңлатылды. Шулай ук Татарстан Республикасы архив тармагының үсеш перспективалары һәм бүгенге көн оешма архивларының эшчәнлегендә “Бердәм архив мәгълүмати системасы”н куллану мәсьәләләре яктыртылды.
Семинар ахырында документларны дөрес итеп тегү буенча гамәли күнекмә күрсәтелде һәм оешма эшчәнлеге барышында барлыкка килгән сорауларга җаваплар бирелде.